news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген унберенчеләр география һәм әдәбияттан Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра

Имтихан тапшыручыларның саны ике меңгә җитә

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген республика мәктәпләрен тәмамлаучы 11 нче сыйныф укучылары география һәм әдәбияттан Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра. Билгеле булганча, быел Татарстан мәктәпләрен 25688 укучы тәмамлый.

Аерым алганда, географиядән – 670, әдәбияттан 1314 укучы имтихан тапшырыр дип көтелә. Географиядән сынау –3, әдәбияттан 4 сәгать дәвам итә. Билгеле булганча, бу имтиханнарны, кайсы югары уку йортына керүенә карап, укучылар үзләре сайлап ала.

Бүген имтиханны 11 нче сыйныфлардан тыш, узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм махсус урта һөнәри уку йортлары укучылары, шулай ук урта (тулы) белемне чит илләрдәге белем бирү учреждениеләрендә алучылар да тапшыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot