news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш кадет мәктәп-интернаты Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды

Бөтенроссия бәйгесе лауреатларын бүләкләү Санкт-Петербургта “Минем илем” III Бөтенроссия педагогия съезды кысаларында булды.

(Тәтеш, 1 май, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтешнең кадет мәктәп-интернатына «Илнең иң яхшы 500 белем бирү оешмасы — 2021» Бөтенроссия бәйгесенең «Белем бирү оешмасы — Россия гражданины һәм патриоты тәрбияләү территориясе — 2021» номинациясендә медаль һәм лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Бөтенроссия бәйгесе лауреатларын бүләкләү Санкт-Петербургта «Минем илем» III Бөтенроссия педагогия съезды кысаларында булды.

Бәйгедә ел саен Россиянең иң яхшы белем бирү оешмалары катнаша, алар алдынгы педагогика тәҗрибәләрен һәм белем бирү сыйфатының югары күрсәткечләрен тәкъдим итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100