news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия галимнәре коронавирусны җиңү ысулын тапкан

Белгечләр суны салкын плазма белән эшкәртә торган җайланма булдырганнар.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Сколково галимнәре бактерияләр, гөмбәләр һәм вируслар, шул исәптән SARS-CoV-2 коронавирусына каршы көрәш ысулын тапкан. Бу хакта «Известия» яза.

Белгечләр суны салкын плазма белән эшкәртә торган җайланма булдырганнар. Галимнәр тарафыннан эшләнгән җайланма гади суны вак биологик объектларны юк итү өчен үзгәртергә мөмкинлек бирә. Алынган сыеклык патогеннарны юк итә: бу хлорноватистая кислота һәм кислородның актив формалары ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Салкын плазма — зарядлы һәм зарядлы булмаган элементлардан газ - суга җибәрелә, шуның нәтиҗәсендә атомнар электроннарның бер өлешен югалта һәм Н2О молекуласына тоташа алмый.

Сыеклыкны медицина битлекләрен һәм төрле өслекләрне эшкәртү өчен кулланырга мөмкин, моннан тыш, аны һавада сиптереп була. Әлеге ысул, хлорка һәм спирттан аермалы буларак, куркынычсыз, ә масштаблы җитештерү башланган очракта, суның бәясе 1 мең литрга якынча 100 сум тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100