Яр Чаллы һәм Түбән Кама мәктәпләрендә “Мәктәп картасы” гамәлгә керә

Проект 96 мәктәпкә кагыла

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Бүген Яр Чаллыда һәм Түбән Камада “Мәктәп картасы” проекты эшли башлый. Барлыгы 96 мәктәптә укучылар MasterCard түләү системалы банк карталары ярдәмендә ашханәдә тукланган һәм җәмәгать транспортында йөргән өчен түли алачак. Моннан тыш, карта мәктәпкә кергәндә электрон теркәү чарасы да булып тора.

Укучының яшенә карап, мәктәп картасы ике комплектта биреләчәк. Аның берсе укучы, икенчесе аның әти-әнисенә каралган. Башлангыч сыйныфлар өчен мәктәп картасы PayPass микрочибы урнаштырылган, баланың исеме һәм сыйныфы язылган браслет формасында була. 5-11нче сыйныф укучылары карталары да шәхсиләштерелә: аның икенче ягында баланың фотосы урнаштырыла.

“Мәктәп картасы”на акчаны төрле ысуллар белән салып була: “Ак Барс” банкы бүлекчәләрендә яки биредәге үзеңә-үзең хезмәт күрсәтү җайланмаларында; башка компанияләр терминалларында (Элекснет, Qiwi) һәм ТР Электрон хөкүмәте инфоматларында. Моннан тыш, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм “Ак Барс – Оnline2” системасыннан да файдалану мөмкинлеге бар. Карта ярдәмендә әти-әниләр баласының мәктәптә булу-булмавын, туклануга тотылган чыгымнарын контрольда тота ала.

Искәртеп узабыз: MasterCard түләү системалы “Мәктәп картасы” проекты 2014 елның апреленнән Яшел Үзәннең 12 мәктәбендә уңышлы эшләп килә.

Проектны презентацияләү бүген Түбән Каманың 25нче гимназиясендә 10.00дә, Яр Чаллының 29нчы гимназиясендә 14.00дә була, диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Казан урта белем бирү йортларында исә Visa түләү системалы мәктәп карталары гамәлдә.