Әлки районы мәктәпләре бер атнада 1,5 тонна макулатура җыеп тапшырган

Кыйммәтрәк түләүчесе табылган

 (Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Әлки районы мәктәпләре үткән атнада 1,5 тонна макулатура җыеп тапшырганнар.
Хәзерге вакытта 6 тонна прессланган макулатура кабул итү пунктына озату өчен әзерләнгән. Мәктәпләр макулатура кабул итүне оештырганнар, чөнки икенче чимал өчен кыйммәтрәк түләүчесе табылган, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” басмасы.