news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КДМУ ачык ишекләр көне уздыра

Аның кысаларында мәктәп укучыларының “Медицина киләчәге-2015” олимпиадасы һәм “Медицинага беренче адымың” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү күз

 (Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). 19 апрель көнне Казан дәүләт медицина университетында ачык ишекләр көне уздырыла. Мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре белән оештырыла торган традицион очрашуда уку йорты җитәкчелеге медуниверситетка кабул итү белән бәйле барлык сорауларга җавап бирәчәк. Булачак абитуриентларга вузның факультетлары һәм деканнары белән танышу мөмкинлеге тудырыла. Чара кысаларында мәктәп укучыларының “Медицина киләчәге-2015” Идел буе ачык олимпиадасының йомгаклау этабы һәм “Медицинага беренче адымың” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын үткәрү дә күздә тотыла.

Ачык ишекләр көнендә укучылар һәм әти-әниләр анатомия театры, стоматология клиникасы, КДМУның Тарих музеенда булачак һәм вузның башка экскурсия маршрутлары буенча уза алачак. Бу хакта уку йорты сайты дирекциясе хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot