Илдар Гыйльметдинов туган телне мәктәпкәчә яшьләрдә укытуны көчәйтергә өндәде

Россия мәгариф системасында укулар 24 телдә алып барыла, диде Дәүләт Думасы депутаты.

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныфларда туган телне өйрәтүне көчәйтергә кирәк. Бу турыда Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов “Россиядә мәгариф” EDU Russia форумында әйтте.

«Мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныфларда туган телне өйрәтү алымнарын көчәйтергә кирәк. Заманча ысуллар, шул мохиттә эшли ала торган тәрбиячеләр һәм укытучылар кирәк. Системаны үстерү, шул исәптән милли белем бирү буенча федераль үзәк, субъектлар, мәгариф оешмалары нәрсә эшләргә кирәклеген аңласын өчен юл картасы булдырырга кирәк», – диде депутат.

Россия мәгариф системасында укулар 24 телдә алып барыла, предмет буларак 81 тел укытыла. «Без туган телләрне саклап калу мәсьәләсе буенча бик борчылабыз. Алар Россиядә 277. Бүген безнең мәгариф системасы һәр гражданинның үз туган телен өйрәнү мөмкинлеге һәм хокукы бармы? Моның өчен дәүләт бу шартларны булдырамы? Җавапларга караганда сораулар күбрәк», – диде Илдар Гыйльметдинов.

«Икътисад, гражданлык җәмгыяте, мәгариф оешмалары үзгәрә. Без барлык үзгәрешләргә, бигрәк тә мәгариф системасындагы яңалыкларга әзер булырга тиеш», – диде депутат. Ул шулай ук депутат корпусы форумда катнашучыларның тәкъдимнәрне карарлар әзерләү өчен кабул итәргә тиеш диде.

“Россиядә мәгариф” EDU Russia форумы – ил төбәкләре өчен халыкара мәйданчык. Чара заманча белем бирү, Россия белгечләренә иң яхшы тәҗрибәне тапшыру кебек актуаль мәсьәләләр буенча хәл итү юлларын эзләүгә юнәлдерелгән.