news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиде мәктәп тулысынча карантинга ябылган

Бүген 799 укучы, ә 1 сентябрьдән башлап 39 235 укучы иртәнге фильтр аша уза алмаган.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Эпидемия вазгыяте сәбәпле, Татарстанда җиде мәктәп тулысынча карантинга ябылган. Моннан тыш, 260 мәктәптә кайбер сыйныфлар карантинга җибәрелгән.

«Авыручылар саны артуга юл куймау өчен, Минзәлә һәм Лаеш районнарында өчәр мәктәп, Тәтеш районында бер мәктәп карантинга ябылды», — дип хәбәр итә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Әгәр бер сыйныфтагы балаларның 20 проценты грипп яки тын юлларында вируслы кискен инфекция белән авырый икән, укучылар карантинга җибәрелә. Ул вакытта тулысынча сәламәт баллаар өчен дистанцион уку оештырыла.

Татарстанда 466 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүген 799 укучы, ә 1 сентябрьдән башлап 39 235 укучы иртәнге фильтр аша уза алмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100