Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадыш районының биш мәктәбендә 14 миллион сумга азык-төлек блоклары ремонтланачак
Үзгәрешләр Тавель, Үсәли, Көмешкүл, Кызылтау һәм Көек-Ерыкса урта гомуми белем бирү мәктәпләренә кагылачак.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Мамадыш районының биш мәктәбендә азык-төлек блоклары ремонтланачак. Бу максатка 14 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Мондый мәгълүматны район мәгариф бүлеге җитәкчесе җиткерде.
Татарстан Президенты Указы буенча депутатлар һәм район җитәкчеләре мәктәп ашханәләренә тикшерү үткәрә. Хисаплар нигезендә проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча чаралар күрелә. Бу турыда «Нократ» газетасы яза.
Кухня технологик җиһазларының һәм инвентарьның куллану сроклары узуга бәйле рәвештә таушалуы — хакимиятнең игътибары таләп ителә торган беренче сорау. Мамадыш районында мәктәпләрнең күбесе күптән эшли, шул ук вакытта азык-төлек блоглары ачылганнан бирле яңартылмаган.
Район башлыгы Анатолий Иванов сүзләренчә, күп кенә ашханәләрдә савыт-саба юу машиналары, яшелчәләрне чистарту һәм кисү өчен автоматлаштырылган техника юк, барлык эшләр кулдан башкарыла.
«2021 елда муниципалитетның биш мәктәбендә азык-төлек блокларын һәм аш бүлмәсе җиһазларын реставрациялиләр. Моңа 14 миллион сумнан артык акча биреләчәк», — диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Габдрахманов.
Үзгәрешләр Тавель, Үсәли, Көмешкүл, Кызылтау һәм Көек-Ерыкса урта гомуми белем бирү мәктәпләренә кагылачак.
Мәктәп ашханәләре проблемалары арасында шулай ук пешекчеләрнең хезмәт хакы түбән булуы да билгеләп үтелә, шуңа күрә бу өлкәдә һәрвакыт кадрлар алмашынуы күзәтелә. Бу мәсьәлә шулай ук быел хәл ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз