Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәтү курслары башлана
Курслар «Татар теле», «Татарлар тарихы һәм ислам нигезләре» юнәлешләре буенча үткәрелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Казан һәм Татарстан мәчетләрендә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән татар телен өйрәтү курслары башлана. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без – татарлар» дип исемләнгән әлеге өч айлык бушлай курслар Казанның «Кабан арты», «Гаилә», «Тынычлык», «Әниләр», «Ярдәм» мәчетләрендә; республиканың Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга мөхтәсибәтләрендә узачак. Курслар «Татар теле», «Татарлар тарихы һәм ислам нигезләре» юнәлешләре буенча үткәрелә. Белем бирү проектын гамәлгә ашыруга 25 квалификацияле белгеч җәлеп ителгән.
Дәресләр атнасына өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 19.00 - 21.00 сәгатьләрдә узачак. Курслар тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшырылачак.
2 февральдә «Әниләр» мәчете каршындагы «Без – татарлар» проектында катнашучыларны Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры, Татарстан мөфтиенең белем бирү буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин сәламләячәк. Курслар Россия ислам институтының актлар залында 18.00 сәгатьтә ачыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз