news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген чыгарылыш имтиханы бирү өчен гариза тапшыруның соңгы көне

1 февральдән соң гариза тапшыру өчен махсус комиссия карары кирәк булачак.

Бүген чыгарылыш имтиханы бирү өчен гариза тапшыруның соңгы көне
Ильнар Тухбатов

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Рособрнадзор хәбәр иткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен гаризаларны бүген биреп бетерергә тиеш.

Укуылар гаризаны укыган мәктәпләрендә тапшыра ала. 1 февральдән соң гариза тапшыру өчен махсус комиссия карары кирәк булачак.

Имтиханны вакытыннан алда тапшыру 21 марттан 11 апрельгә кадәр булачак. Узган елгы чыгарылыш укучылары шушы вакытта йә төп периодка кадәр резерв көннәрендә имтихан тапшыра ала.

Бердәм дәүләт имтиханы бирүнең төп вакыты 28 майдан 20 июньгә кадәр булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot