news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Щелково шәһәрендә Болгарда ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган концерт булды

Тамашада Ренат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина һәм Марат Эксанов башкаруында татар һәм рус телендә җырлар яңгырады.

Щелково шәһәрендә Болгарда ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган концерт булды
https://www.muslim.ru

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсенең Щелково шәһәр округы Үзәк Мәдәният йотында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган концерт булды.

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сәхнәдә РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина һәм Марат Эксанов башкаруында татар һәм рус телендә җырлар яңгырады.

Тантаналы чарада Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рушан Әббәсов, Щелково шәһәр округы мөселман җәмгыяте һәм Иҗтимагый палатасы рәисе Рушан Мәхмүтов, җәмгыятьнең имам-хатыйблары Руслан Новиков һәм Марат Арсланов, депутатлар һәм округта яшәүчеләр, Мәскәү өлкәсе мөселман җәмгыятьләре рәисләре, имамнары һәм әгъзалары катнашты.

Чараның тантаналы өлеше алдыннан тамашачылар Идел буе Болгар дәүләтенең тарихи юлы, анда яшәүче халыкларның ислам динен кабул итүе, Ибн Фадлан һәм аббасидлар делегациясе белән очрашу турында видеоролик карады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot