news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Счетчик кую өчен коммуналь хезмәткәрне өйгә кертү мәҗбүри булырга мөмкин

Россиядә торак милекчеләрен акыллы счетчиклар урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен фатирларына кертергә мәҗбүр итәргә мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хатына сылтама белән хәбәр итә.

Әлеге яңалык нигезендә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен йорты яки фатирына кабат кертмәгән хуҗалар өчен административ җаваплылык каралырга мөмкин.

Бүгенге көндә авария яки башка фатирда яшәүчеләрнең тормышына куркыныч янаган очракта гына фатирга хуҗа ризалыгыннан башка керергә мөмкин – калган барлык очракларда да тиешле хезмәтләргә суд аша рөхсәт алырга кирәк.

Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева әйтүенчә, ТКХ хезмәткәрләрен фатирга кертмәү – глобаль проблема, шулай да тикшерү алдыннан, гражданнарны мошенниклардан саклау өчен, хуҗаларга хәбәр итүнең төгәл процедурасы үтәлергә тиеш.

«Гражданнарга алда торган эшләр хакында хәбәр итүдә төгәл процедура үтәлергә тиеш, шул ук вакытта әлеге кагыйдәләрне үтәмәгән өчен ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларны җәзага тартырга мөмкин. Компанияләр еш кына аларны үтәмәү сәбәпле, кешеләр аферистлар корбанына әверелә», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100