news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан җыелма командасы Спартакиаданың регби турнирында бронза медаль яулады

Татарстан җыелма командасы Спартакиаданың регби турнирында бронза медаль яулады
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

1-2 августта Казанның Үзәк стадионында Россия халыклары Спартакиадасы кысаларында ир-атлар командалары арасында регби-7 буенча ярышлар узды. Турнирда илнең төрле төбәкләреннән килгән 15 команда катнашты, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.

Мәскәү шәһәре җыелмасы - беренче, Мәскәү өлкәсе командасы икенче урынны яулады. Татарстан регбичылары, бронза медаль өчен матчта Пенза өлкәсен 19:14 исәбе белән җиңеп, пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.

Ярымфиналда Мәскәү Татарстан җыелмасын - 26:12, Мәскәү өлкәсе Пенза өлкәсен 17:12 исәбе белән җиңде. Финалда мәскәүлеләр Мәскәү өлкәсе регбичыларын 47:0 исәбенә тар-мар итте.

Казандагы ярышлар җәйге спорт төрләре буенча 1 августтан 30 сентябрьгә кадәр уза торган II Бөтенроссия спартакиадасының бер өлеше булды. Спартакиада кысаларында 44 спорт төрендә медальләр уйнатыла, 12 меңнән артык спортчы катнаша. Казан 11 төр (регби-7, байдарка һәм каноэда ишү, ишү спорты, спорт гимнастикасы, мылтыктан ату, ат спорты һ.б.) буенча турнирлар кабул итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot