news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шахмат буенча Россия җыелмасы Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы турнирында көмеш медаль яулады

Шахмат буенча Россия җыелмасы Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы турнирында көмеш медаль яулады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шанхайда узган Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы илләренең команда турнирында шахмат буенча Россия җыелмасы икенче урынны алды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Финалда Россия командасы Кытай җыелмасына оттырды -җиңүче армагеддонда билгеләнде.

Россия җыелмасы өчен Владислав Артемьев, Александр Грищук һәм Полина Шувалова чыгыш ясады, Александр Рязанцев команданың тренеры иде. Кытай җыелмасы составында 17нче дөнья чемпионы Дин Лижэнь, Юй Янъи һәм 17нче дөнья чемпионы Цзюй Вэньцзюнь уйнады.

Өченче урын өчен үткәрелгән матчта Монголия командасы Белоруссия җыелмасын җиңде.

news_right_1
news_right_2
news_bot