news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең дзюдо җыелмасы Францияне җиңде һәм Бакуда дөнья чемпионаты ярымфиналына чыкты

Россиянең дзюдо җыелмасы Францияне җиңде һәм Бакуда дөнья чемпионаты ярымфиналына чыкты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россиянең дзюдо буенча җыелма командасы Франция командасын җиңде һәм Бакуда узучы дөнья чемпионатының командалар турнирында ярымфиналга чыкты. Чирекфинал матчында Россия җыелмасы 4:3 исәбенә җиңү яулады.

57 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Ирина Зуева Франция спортчысы Марта Фаваны җиңде, Мурад Чопанов (73 килограммга кадәр) Дайян Булемтафега оттырды, Мәдинә Таймазова (70 килограммга кадәр) Клеменс Эмега җиңелде, Мансур Лорсанов (90 килограммга кадәр) француз Алекс Митровичны отты, Элис Старцева (70 килограммнан югары) Роман Дикога оттырды, ә Тамерлан Башаев (90 килограммнан артык) Тьеман Диабины җиңде.

Ахыргы нәтиҗә өстәмә очрашуда хәл ителде. Жирәбә буенча 90 килограммга кадәрге авырлык категориясе сайланды, анда Лорсанов белән Митрович арасындагы алышта Россия спортчысы җиңү яулады.

Турнирның ярымфиналында россиялеләр Үзбәкстан командасы белән очраша, алар чирекфиналда Грузия җыелма командасыннан көчлерәк булып чыкты (4:3).

news_right_1
news_right_2
news_bot