news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сбербанк иң куркыныч мошенниклык схемаларын атады

Сбербанк иң куркыныч мошенниклык схемаларын атады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Иң актуаль һәм куркыныч мошенниклык схемалары – акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә кирәк, дип хокук саклау органнары һәм РФ Үзәк банкы хезмәткәрләре исеменнән телефон һәм мессенджерлар аша килгән шалтыратулар. Бу хакта Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов «Көнчыгыш икътисади форумы – 2024» кысаларында «РИА Новости»га интервьюда сөйләде.

«Иң актуаль һәм куркыныч мошенниклык схемасы булып акчаларны «куркынычсыз» счетка күчерергә кирәк, дип хокук саклау органнары һәм РФ Үзәк банкы хезмәткәрләре исеменнән телефон һәм мессенджерлар аша килгән шалтыратулар тора», - диде Кузнецов.

Ул билгеләп үткәнчә, алга таба вакыйгалар ике төрле юл белән бара: мошенниклар, акчаны үзләре урлар өчен, карта мәгълүматларын, смс аша килгән парольләрне һәм башкаларны сорап ала, яки кешеләрне төрле операцияләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга: банкомат аша акча күчерергә, алырга һәм салырга, кредитлар рәсмиләштерергә күндерә.

«Кешеләрне операцияне мөстәкыйль рәвештә башкарырга этәргәндә, җинаятьчеләр бернинди реквизитлар һәм мәгълүматларны сорамавын ассызыклый, шул рәвешле корбанның ышанычын уята», - дип өстәде Кузнецов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100