Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Сбербанк" биш ел дәвамында бүлекләренең яртысын ябачак
Без кешеләрне бүлекләрдән ясалма рәвештә чыгару белән шөгыльләнмәячәкбез, диде Герман Греф.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Саклык банкы якындагы биш ел дәвамында 50-70 процент бүлекләрен саклап калачак, дип җиткерде банк башлыгы Герман Греф "Россия 24" телеканалына. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
"Без хәзер авыллар челтәрен ябуны туктаттык һәм шәһәрләрдә дә бары ихтыяҗ булмаган бүлекләрне генә ябабыз. Без кешеләрне бүлекләрдән ясалма рәвештә чыгару белән шөгыльләнмәячәкбез", - диде ул. Аның фикеренчә, банкның физик челтәр бүлекләре күпмедер вакыт яшиячәк әле.
"Кыскарту темплары, мөгаен, үсә барачак. Якындагы 5-7 елда, кешеләрнең, бигрәк тә 40 яшьтән узганнарның куллану гадәтләре үзгәрү турында, мөгаен, сөйләргә иртәрәктер. Минем уйлавымча, 50дән 70 процентка кадәр челтәрне безгә биш елдан соң да, бәлкем озаграк та сакларга кирәк булачак", - дип билгеләп үтте Россиядәге эре банк башлыгы.
Ул шулай ук банкның банкоматлар челтәрен кыскартырга җыенмавын да җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз