Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Сбербанк» бүлекләрендә «ислам тәрәзәләре» барлыкка килергә мөмкин
Мондый тәрәзәләрдә клиентларга ислам таләпләрен исәпкә алучы партнерлар банкингы нормалары буенча хезмәт күрсәтеләчәк.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Якын киләчәктә Россиядә «Сбербанк» бүлекләрендә клиентларга хезмәт күрсәтү өчен, «ислам тәрәзәләре» барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта банкның идарә рәисе урынбасары Олег Ганиевка сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Банклардагы мондый тәрәзәләрдә клиентларга ислам таләпләрен исәпкә алучы партнерлар банкингы нормалары буенча хезмәт күрсәтеләчәк. Олег Ганиев сүзләренчә, Россиядә «ислам тәрәзәләре» Башкортстан, Татарстан, Чечня республикаларындагы башка банкларда бар инде.
Банкның идарә рәисе урынбасары хәбәр иткәнчә, «Сбербанк»ның ел ахырына кадәр Россиядә партнерлар банкингы буенча – ике, илдән читтә тагын берничә килешү төзү ихтималы бар.
«Безнең авыл хуҗалыгы кластеры продукциясен Урта Көнчыгыштагы илләрнең берсенә озатуны финанслау буенча күптән түгел төзелгән килешү хакында игълан ителәчәк», - диде Олег Ганиев. «Сбербанк» алдагы килешүләрендә Төркиянең «DebizBank» банкы потенциалын файдаланырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз