news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сазлар арасындагы Тугыз авылы юллы булды

Вагай районының Тубыл шәһәреннән 140, район үзәгеннән 70 чакрым ераклыкта саз араларында урнашкан борынгы себер татарлары авылы Тугызга вак таш (щебенка) белән каплап җиткерелгән юл ачу тантанасы булып үтте

(Төмән, 30 октябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Шушы көннәрдә Вагай районының Тубыл шәһәреннән 140, район үзәгеннән 70 чакрым ераклыкта саз араларында урнашкан борынгы себер татарлары авылы Тугызга вак таш (щебенка) белән каплап җиткерелгән юл ачу тантанасы булып үтте.
Тантанада катнашкан район башлыгы Рамай Сөнгәтуллин, төзелешне билгеләнгән вакытыннан бер айга элек тәмамлаган район юл төзү оешмасы начальнигы В.И.Захарчук юл аркылы сузылган кызыл тасманы үзләре кистеләр, авыл үзешчәннәре бәйрәмне музыка-җыр белән бизәделәр, авыл халкы гөрләтеп бәйрәм итте бу көнне.
Гөлсем Зарипова җитәкләгән Тугыз муниципаль үзидарә берәмлегендә урта мәктәп, мәдәният йорты бар, халкы үз хуҗалыкларын ныгытып, җиләк-җимеш җыеп сатып көн күрә. Бу якларның сазлыклары, урманнары бигрәк тә мүк, нарат, кара җиләкләргә, күлләре балыкка ифрат бай, тик халкы юлсызлыктан интегә иде. Яңгыр явып узса, язгы, җәйге, көзге айларда бу якның юлларыннан машиналар уза алмады, шул зур кыенлыклар тудырып торды авыл кешесе өчен. Шулай булуга да карамастан, табигать байлыклары илдәге үзгәртеп кору чорында да авылны таркалудан саклап калды.
Хәзер, юллы булгач, Тугыз авылының гына түгел, аның тирәсендәге Ләмчәй, Кече Уват авылларының кешеләре дә яңа сулышка ия булгандай сизәләр үзләрен, юлы Тугыз аркылы узган, районның иң читендә урнашкан Усак авылы кешеләренә дә өзек юллар кыскарды. Тугызның ике урамы да вак таш белән капланды.
Инде тугызлылар башка урамнарының юллары да, күтәрелеп, таш белән капланыр, авылга газ торбалары да сузылыр, дип өмет итәләр, кризиска карамастан, юл төзелеше өчен бюджеттан акча бүлеп биргән өлкә губернаторы Владимир Якушевка олы рәхмәтләрен юллыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100