news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлауның беренче ике көнендә Әлмәттә сайлаучыларның 60 проценты тавыш биргән

Шәһәрдә һәм районда 116 сайлау участогы оештырылган: алар 11, 12 һәм 13 сентябрь көннәрендә иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли.

(Әлмәт, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары». Татарстанның Әлмәт районында көзге сайлауларның беренче ике көнендә сайлаучыларның 60 проценттан артыгы тавыш биргән. Бу хакта шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова җиткерде, дип хәбәр итә almet-rt.ru.

Әлмәт төбәгендә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә. Шәһәрдә һәм районда 116 сайлау участогы оештырылган. Алар 11, 12 һәм 13 сентябрь көннәрендә иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли. Моннан тыш, мобиль пунктлар да бар: шәһәр халкы 6 автобус һәм ике чатырда тавыш бирә ала.

Сайлаулар санитар-эпидемиологик таләпләрне саклап уздырыла. Участок хезмәткәрләре урыннарда көненә берничә тапкыр дезинфекцияләү оештыра, бүлмәләрне җилләтеп тора. Биналарда шулай ук социаль дистанция саклау өчен махсус тамгалар да төшерелгән, тавыш бирү өчен кабиналарның исә алгы пәрдәләре юк.

Сайлау комиссиясе әгъзаларының, күзәтүчеләрнең һәм тавыш бирүчеләрнең тән температурасын үлчәнә. Һәркемгә битлек, ручкалар бирелә.

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100