Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сайлауларга гаиләләр белән килүчеләр сөендерә – Илдар Гыйльметдинов
Депутат балаларны сайлау участокларына алып килүне яхшы күренеш, дип атады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Президентын сайлауга гаиләләре белән килүчеләр шактый. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә шул хакта белдерде.
Ул бүген үзенең Мәскәү районында 122 нче мәктәптә тавыш биргәнен әйтте. Депутат, узган сайлауларга караганда, сайлаучыларның саны күп булуын, иртән ачылуга хәтта чират та торганнарын билгеләп узды. “Һәрвакыт 11 ләр тирәсендә барырга тырышам. Иртәннән үк халык күп килгән. Гадәттә, Казан иртүк актив булмый иде. Йокы туйгач, соңрак бара иделәр. Бу очракта халык шактый актив. Гаиләләр белән килүләре сөенечле. Безне дә әти әниләр сайлау участокларына үзләре белән алып килә иделәр. Бу үзенә күрә тәрбия чарасы, киләчәктә эстафета аларга күчәчәгенә ишарә дә”, - диде Илдар Гыйльметдинов.
“Татарстан Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәкләренең берсе. Безгә, республикага, башка субъектлар да карый - Татарстан бу сорауда ничек эшли дип гел кызыксыналар”, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз