news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлауларда тавыш бирү процессына тәэсир итәрлек хокук бозулар күзәтелмәгән

"Чиста сайлаулар өчен" күзәтүчеләр корпусы координаторы Илнар Гирфанов фикеренчә, Татарстанда сайлау гадел һәм оешкан төстә узды.

(Казан, 18 март, "Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Татарстанда узган сайлауларда тавыш бирү процессына тәэсир итәрлек хокук бозулар теркәлмәгән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы буенча “Чиста сайлаулар өчен” күзәтүчеләр корпусы координаторы, "Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия оешмасының Татарстан бүлеге рәисе Илнар Гирфанов белдерде.

"Бүген — бердәм сайлау көнендә, Россия буйлап безнең 5 меңнән артык күзәтүче сайлау участокларында сәгать иртәнге 7 дән эшли башлады. Татарстанда 267дән артык кеше күзәтүче булды. Быел онлайн рәвештә дә күзәтү эшләре алып бардык. Шуны әйтә алам: сайлау процессына йогынты ясый торган хокук бозулар булмады. Татарстанда сайлау тыныч, гадел һәм оешкан төстә узды. Видеокүзәтү һәм техник яктан, бюллетеньнәр кысылып калу кебек төгәлсезлекләр булды, ләкин алар тиз арада хәл ителде", - диде ул журналистларга.

Илнар Гирфанов сүзләренчә, "Чиста сайлаулар өчен" корпусы 2012 елдан башлап эшли. Оешмадагы күзәтүчеләрнең төп өлеше юридик факультетта белем алучылар, күбесе фәннәр кандидаты булуын билгеләде координатор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100