Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сайлауларда тавыш бирү өчен исәптән төшерү талонын 4 сентябрьгә кадәр алып була
Яшәү урыныннан читтә тавыш бирү өчен гариза белән Татарстанның күп функцияле үзәкләренә 120 кеше мөрәҗәгать иткән.
(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау өчен исәптән төшерү талоннарын күп функцияле үзәкләрдә 4 сентябрьгә кадәр алырга була. Бу хакта Татарстанның Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гражданнарга сайлау көнендә үз сайлау участокларына килү мәҗбүри түгел. Алар Татарстанның теләсә кайсы җирендә тавыш бирә ала. “Хәзерге вакытта үзең булган шәһәрдә күп функцияле үзәккә яки теләсә кайсы сайлау участогына барып шунда ук гариза бирергә була”, - диелә хәбәрдә.
Мондый мөмкинлектән файдалану өчен 4 сентябрьгә кадәр республикадагы 57 күп функцияле үзәкнең теләсә кайсысына паспорт белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр паспорт алыштыру өчен тапшырылган икән, вакытлыча шәхес таныклыгын бирергә була.
Яшәү урыны буенча Россия территориясендә теркәлмәгән, әмма Татарстан территориясендә 2019 елның 6 июненә кадәр теркәлгән кешеләрнең үзләре белән теркәлү турында таныклыклары булырга тиеш.
Хезмәт күрсәтә башлау чорыннан алып, яшәү урыныннан читтә тавыш бирү өчен Татарстанның күп функцияле үзәкләренә 120 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Яшәү урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү гаризасын гражданин бер генә тапкыр бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз