news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлаулар вакытында Татарстанда Үзәк сайлау комиссиясенә ялган бюллетеньнәр салырга омтылу турында ике шикаять алынган

Ул көнне республика Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 190 шикаять һәм мөрәҗәгать алынган

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау вакытында ТР Үзәк сайлау комиссиясенә Казан сайлау участокларында ялган бюллетеньнәр салырга омтылу турында ике мөрәҗәгать алынды, дип хәбәр итте бүген ҮСК рәисе Әгъзам Гобәйдуллин матбугат конференциясе барышында.

Тавыш бирүченең бюллетень күчермәсен салырга омтылу очрагы Казанның Яңа Савин районында урнашкан 218 нче сайлау учатогында теркәлгән. Ә.Гобәйдуллин фикеренчә, бу вакыйга күбрәк провокацияне хәтерләтә.

"Бу хәлне әлеге сайлау участогында тавыш бирүне өзәргә яки сайлау комиссиясе эшен дискредитацияләргә омтылу дип карарга була. Асылда, бу гамәлләрнең мәгънәсе юк. Бюллетеньнар урналарга эләккән очракта да алар яраксыз дип табылган булыр иде. Бүген әлеге очракны хокук саклау органнары тикшерә", - диде ул.

ТР ҮСК сәркәтибе Надежда Борисова сүзләренчә, ялган бюллетень салырга омтылыш турындагы икенче хәбәр расланмаган. Аның сүзләренчә, бюллетень салырга омтылу турындагы мәгълүмат Казанның Вахитов районында урнашкан 88 нче участоктан "Гадел Россия" сәяси партиясе вәкиленнән алынган. Тикшерү үткәргән урында ачыкланганча, мөрәҗәгать итүчегә тавыш бирүче кулында берничә бюллетень тоткан кебек тоелган, ә, чынлыкта, ул икегә бөкләнгән генә булган.

Сайлаулар көнне Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау процессында катнашучылар - комиссия әгъзалары, күзәтүчеләр, кандидат һәм партияләрнең ышанычлы затларыннан, сайлаучыларның үзеннән 53 мөрәҗәгать һәм шикаять алынган. Сайлаулар көнне "кайнар линия" телефоннарына 137 мөрәҗәгать алынган. Телефоннар эшли башлаганнан алып татарстанлылардан барлыгы 650 шалтырату кабул ителгән. "Шалтыратуларның күбесе белешмә-мәгълүмати рәвештә иде. Сайлау участокларының кайда урнашуы белән кызыксындылар, вакытыннан алда тавыш бирү турында сорадылар", - дип билгеләп үтте Н.Борисова.

Тулаем алганда, Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатлары өчен тавыш бирү  сайлау турындагы законнарны үтәп, хокук бозуларсыз узган. Татарстанда тавыш бирү барышын барлыгы 14 меңнән артык кеше күзәткән: 7 мең комиссия әгъзасы һәм 7 меңнән артык күзәтүче.

Искәртеп узабыз: 100 процент бюллетеньнәрне эшкәртүнең башлангыч мәгълүматлары буенча, "Бердәм Россия" 84,24 процент тавыш җыеп, партия исемлекләре буенча ТР парламентында 47 мандат ала. Моннан тыш, партия бер мандатлы 36 округта җиңү яулый, нәтиҗәдә аңарда  - 83 мандат. "Гадел Россия" 3,63, Родная партия РТ 0,58 процент тавыш туплаган. ЛДПР Татарстанда сайлауларда пропорциональ система буенча 2,41 процент тавыш туплый һәм бер мандатлы бер округта җиңә. КПРФ, 5,55 процент тавыш белән, ТР Дәүләт Советында 3 мандат ала. "Родина" 0,44, "Коммунисты России" 2,4 процент тавыш җыя. Үз-үзләрен күрсәтүчеләр бер мандатлы 13 округта җиңү яулыйлар.

14 сентябрь 20.00 сәгатькә Татарстанда сайлаучыларның гомуми саны 2 млн. 889 мең 172 кешегә җиткән. 2 млн. 334 мең 723 сайлаучы үзләренең гражданлык бурычын үтәгән. 17 мең 569 бюллетень яки 0,6 процент яраксыз дип табылган. Татарстанның 36 районында тавыш бирү 167 электрон тавыш бирх комплексы ярдәмендә узган. Әлеге мөмкинлектән 48 меңнән артык кеше файдаланган.

"V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатлары өчен тавыш бирүгә барлык сайлаучыларның 80,81 проценты килде. Аларның 12,1 проценты вакытыннан алда тавыш бирде. Чагыштыру өчен: 2009 елда сайлауларга килү 78,40 процентны тәшкил иткән иде", - дип белдерде Ә. Гобәйдуллин.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100