Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сайлаулар вакытында мәктәпләрдә бер атна каникул ясарга тәкъдим ителде
Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы каникул атнасын югалтуларсыз оештырып була дигән фикердә.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова октябрьдә сайлаулар уздыру өчен бер атналык каникул кертергә тәкъдим итте.
«Аның фикеренчә, октябрь „аз мобильле ай“ булып санала, бу вакытка күп кенә оештыру эшләре җайга салынган була», — дип белдерә Sputnik радиосы РИА Новости сайтына сылтама белән.
Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы октябрь ахырында мәктәпләрдә каникул атнасы башлануын да искә төшерде.
«Әгәр дә бер фикергә килергә уйлак, каникул атнасын зур югалтуларсыз гына оештырып булыр иде. Бу минем тәкъдим», — диде Памфилова.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз