news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлаулар вакытында гражданнарның хокукларын саклау буенча «кайнар линия» эшләячәк

Бердәм тавыш бирү көнендә шалтыратулар иртәнге 8дән сайлау участоклары ябылганчы кабул ителәчәк.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда булачак бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру чорында гражданнарның хокукларын үтәүне мониторинглау буенча кайнар линия эшли башлаячак. Бу хакта ТР омбудсмены аппаратының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кайнар линия телефоны: 8 (939) 345-37-50. 10 сентябрьдән 12 сентябрьгә шалтыратулар көн саен 9дан 18 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Бердәм тавыш бирү көнендә, 13 сентябрьдә, кайнар линиягә иртәнге 8дән башлап, сайлау участоклары ябылганчы шалтыратырга мөмкин булачак.

  • Татарстанда 11-13 сентябрьдә ТР Президентын сайлау, Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына сайлаулар һәм Алабуга районы буенча республика Дәүләт Советына депутат сайлау, шулай ук массакүләм муниципаль сайлаулар узачак.
news_right_1
news_right_2
news_bot