news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлаулар нәтиҗәсе буенча Татарстан Дәүләт Советында 3 партия булачак

Аерым алганда, "Бердәм Россия" 83 мандат ала

 (Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Үзәк сайлау комиссиясе кичә РФ та узган сайлау нәтиҗәләрен игълан итте. Искәртеп узабыз: якшәмбе көнне  Россиянең 84 төбәгендә сайлаулар үтте: 30 субъектта губернатор, 14 ендә закон чыгару җыеннары депутатларын сайланды. 

"Россия 24" телеканалында  турыдан-туры эфирда Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы урынбасары Леонид Ивлев хәбәр иткән "Выборы" ДАС системасының соңгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашучылар саны 80,88 процент тәшкил иткән. Беркетмәләрнең 99,82 проценты эшкәртелгән.

"Бердәм Россия" 84,26 процент тавыш җыйган һәм партия исемлекләре буенча ТР парламентында 47 мандат ала. Моннан тыш, әлеге партия  бер мандатлы 36 округта җиңә (барлыгы 83 мандат). "Гадел Россия" - 3,63 , "Родная партия" 0,57 процент туплый. ЛДПР Татарстан сайлауларында пропорциональ системада 2,41 процент тавыш җыя һәм  бер мандатлы 1 округта җиңә. КПРФ 5,53 процент тавыш белән ТР Дәүләт Советында 3 мандат ала. "Родина"  - 0,44, "Коммунисты России" 2,4 процент тавыш җыя, үз-үзләрен күрсәтүчеләр  бер мандатлы 13 округта җиңә.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100