news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлаулар көнендә 60 меңгә якын татарстанлы гриппка каршы прививка ясаткан

Республикада прививка ясау кампаниясе башланды.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә 60 меңгә якын татарстанлы гриппка каршы вакцинация узган, ТР буенча Роспотребнадзор матбугат хезмәте әнә шундый мәгълүматлар китерә.

Бу көнне бөтен республика буенча төрле чаралар үткәрелде, алар арасында - тавыш биргән гражданнар гриппка каршы прививка ясый алган кайбер сайлау пунктларын оештыру.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, иммунитет эпидемия авырулары күтәрелә башлаганчы формалашырга өлгерсен өчен, сентябрьдән ноябрьгә кадәр гриппка каршы прививканы ясау иң яхшысы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100