news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сайлаулар» Дәүләт автоматлаштырылган системасы сынау уза

«Сайлаулар» Дәүләт автоматлаштырылган системасы сынау уза

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). ТР Үзәк сайлау комиссиясе «Сайлаулар» Дәүләт автоматлаштырылган системасын кулланып бишенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча Бөтенроссия өйрәнүләрендә катнаша. Сайлау алды күнекмәләре 4 этапта узачак. Аның беренчесе бүген башланып 2 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Икенче этап – 6-9 ноябрь, өченчесе – 13-16 ноябрь көннәренә билгеләнгән. Сайлаулар алдыннан соңгы күнекмәләр 20 октябрьдән 23 кадәр узачак. Өйр»нүләр барышында «Сайлаулар» Дәүләт автоматлаштырылган системасының әзерлеге, программалар, элемтә чаралары белән тәэмин ителеше, автоматлаштырылган системага кертелгән мәгълүматның иминлеген саклау таләпләренең үтәлеше тикшереләчәк. Шулай ук, гадәттән тыш хәлләр килеп туганда төбкләрдәге сайлау комиссияләренең Россия Үзәк сайлау комиссиясе белән хәбәрләшеп эшләү механизмнары эшләнәчәк.

Билгеле булганча, Дәүләт автоматлаштырылган системасы РФ, өлкә, республикалар Үзәк Сайлау комиссияләрендә һәм территориаль сайлау комиссияләрендә актив кулланыла. Шул исәптән Татарстанда формалашкан 65 территориаль сайлау участогында да. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин белдергәнчә, әлегә аны участок сайлау комиссияләрендә кулланышка кертү өчен финанс мөмкинлекләре юк. «Шулай да якындагы биш елда бу мәсьәлә чишелеш табарга – һәр сайлау участогына бюллетеньнәр санау җайланмасы куелып, алар гомуми федераль челтәргә тоташтырылырга тиеш», – дип саный ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot