news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлаулар барышында җәмәгатьчелеккә административ басым юк – Фәрит Мөхәммәтшин

“Зинһар, Татарстанда мәҗбүриләүгә фәрман бар дип әйтмәгез. Бу күренеш һич юк”, – дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Сайлаулар барышында җәмәгатьчелеккә бернинди административ басым юк. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Сүз – балалар бакчаларында, мәктәпләрдә әти-әниләргә тавыш бирүләре турында хисап тотарга тиешлекләре турында имеш-мимешләр хакында. “Миңа калса, оппозицион кандидат һәм аларның вәкилләреннән вазгыятьне куертырга теләү барадыр. Бернинди басым, хисап тоту, җәзалаулар булмаячак. Бу билгеле бер яшькә җиткән һәр мөстәкыйль кешенең үз теләге, аларның хокукы, бер үк вакытта бурычы да. Зинһар, Татарстанда мәҗбүриләүгә фәрман бар, дип әйтмәгез. Бу күренеш һич юк”, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot