news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлауда катнашучы блогерлар: Күзәтүче ролендә булып карау бик кызык

Татарстанда сайлауларны 100 блогер күзәтәчәк.

Сайлауда катнашучы блогерлар: Күзәтүче ролендә булып карау бик кызык
Рамил Гали

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Президентын сайлауда җәмәгать күзәтүчесе булып билгеләнгән Казан блогеры Руслан Мәҗитов күзәтүче ролендә булып карау бик кызык дип белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Сайлауда катнашу җәмәгать эше. Иҗтимагый палатадан шалтыратып җәмәгать күзәтүчесе булырга тәкъдим итүләрен өчен уникаль мөмкинлек дип кабул иттем. Әлбәттә, мин ризалаштым. Тормышымда шундый вакыйга кайчан булачак әле? Күзәтүче ролендә булып карау миңа бик кызык», — дип сөйләде Руслан Мәҗитов.

Матбугат конференциясендә катнашкан блогер Алия Мифтахова да Руслан Мәҗитовның фикерен хуплады. «Безнең продукт — ул контент. Бу миңа яңа юнәлеш буенча контент ясарга мөмкинлек бирә. Язылучыларымның реакциясен күрәсем килә. Блогерларның күбесе минем урында булырга теләр иде», — дип уртаклашты фикере белән Алия Мифтахова.

Татарстанда беренче тапкыр сайлауда җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында блогерлар катнашачак. Татарстанның Иҗтимагый палатасы сайлауда бәйсез күзәтү оештырыр өчен блогерларны җәлеп итү тәкъдиме белән чыкты. «Сайлауда тәртип бозу булса, алар, һичшиксез, социаль челтәрләргә эләгәчәк», — дигән иде Алия Мифтахова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100