news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлауда беренче тапкыр катнашучы егет киләчәк тормышыбыз бүгенге сайлаудан тора, ди

«Мобиль робототехника» юнәлешендә WorldSkills чемпионатының көмеш медаль иясе Эмиль Мифтахов бүген үз гомерендә беренче тапкыр сайлауда катнашты.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). «Мобиль робототехника» юнәлешендә WorldSkills чемпионатының көмеш медаль иясе Эмиль Мифтахов бүген үз гомерендә беренче тапкыр сайлауда катнашты. Бу вакыйгага Эмиль җитди әзерләнгән, дип хәбәр итә "Шәһри Казан".

"Киләчәк тормышыбыз безнең бүгенге сайлаулардан тора. Минем өчен бу бик мөһим әйбер. Сайлау участогында үз тавышымны биргәнче барлык кандидатлар исемлеге белән тагын бер тапкыр танышып чыктым. Ләкин инде кем өчен сайлаганымны төгәл белеп барган идем. Сайлауларга гаиләм белән бардым. Яшьтәшләрем белән сайлау темасына сөйләшкән юк. Минемчә, бу һәр кешенең шәхсән үз эше", - дигән Эмиль Мифтахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot