news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлаучыларга бирелә торган беләзек белән җәмәгать транспортында түләүсез йөреп булачак

Беләзекләре булган кешеләр «Казан-Арена» территориясендә Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышын карый алачак.

Сайлаучыларга бирелә торган беләзек белән җәмәгать транспортында түләүсез йөреп булачак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Россия Президентын сайлау көнендә, 18 мартта, сайлау участокларына килгән Казан кешеләренә махсус беләзек бирәчәкләр. Ул җәмәгать транспортында йөрү һәм бәйрәм концертын түләүсез карау хокукын бирә. Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин шул хакта хәбәр итте.

«Сайлау участокларына килгән барлык кешеләргә дә «Мин тавыш бирдем» дигән язулы беләзекләр тапшырылачак. Аның белән 18 мартта шәһәрнең җәмәгать транспортында түләүсез йөрергә мөмкин», - дип искәртте Варакин.

Моннан тыш, әлеге беләзекләре булган кешеләр «Казан-Арена» территориясендә популяр җырчылар Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышын карый алачак.

18 мартта Казан халкы барлык мәктәпләрдә узачак гаилә бәйрәмнәре, спорт чаралары, концертлар һәм мастер-классларда катнаша ала, диде докладчы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot