news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлау вакытында комиссия әгъзалары иминиятчегә мөрәҗәгать итмәгән

Андрей Кондратьев әйтүенчә, күпчелек кеше бәхетсезлек очрагы һәм авырулардан иминиятләштерелгән булган.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау барышында республиканың участок, территория һәм үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары иминият компаниясенә мөрәҗәгать итмәгән.

«Участок, территория һәм үзәк сайлау комиссиясенең барлык әгъзасы да иминиятләштерелгән булган. Бүген иртән „Ак Барс страхование“ иминиятләштерү компаниясенең киңәшмәсендә булдым, аларга бер мөрәҗәгать тә килмәгән», — диде ул.

Аның сүзләренчә, күбесе бәхетсезлек очрагы һәм авырулардан, аерым алганда, ковидтан иминиятләштерелгән. «Узган сайлау кампаниясендә 72 кеше иминият компаниясенә мөрәҗәгать иткән булган», — диде Андрей Кондратьев.

Искәртеп үтик, VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау өч көн — 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot