news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлау вакытында берничә көн дәвамында тавыш бирүне законда теркәргә тәкъдим иттеләр

Мондый норма булдыру өчен Татарстан Сайлау кодексына үзгәрешләр кертергә кирәк булачак.

Сайлау вакытында берничә көн дәвамында тавыш бирүне законда теркәргә тәкъдим иттеләр
Михаил Захаров

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советында күп көнлек тавыш бирүне Татарстан Сайлау кодексына язу турында фикер алыштылар. Экспертлар онлайн-мәйданчыкта җыелды.

«Тавыш бирүне оештыручы сайлау комиссиясе карары буенча референдум берничә көн рәттән үткәрелергә мөмкин, әмма ул өч көннән дә артмаска тиеш», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының хокук бүлеге җитәкчесе Елена Григорьева.

Быел Татарстан Президентын сайлауда күп көнлек тавыш бирү сайлаучыларны коронавирустан сакларга мөмкинлек бирде. Сайлауыларның күбесе мондый тавыш бирүнең уңайлы булуын әйтте, дип сөйләде «Иҗтимагый-сәяси тикшеренүләр үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешма президенты Алексей Махлай.

«Безнең үзәк тикшеренүләр уздырды, сораштырылучыларның 56 проценты шундый система [күп көнлек] буенча тавыш бирү уңайлы дип саный», — дип искәртте Махлай.

ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ Татарстан төбәк бүлегенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов сүзләренчә, күп көнлек тавыш бирүне АКШ, Европа һәм башка илләрдә кулланалар. «Россия законнарын да камилләштерергә кирәк. Берничә көнлек тавыш бирүдә шактый ресурслар кирәк һәм сайлау комиссиясе әгъзаларының, күзәтүчеләрнең өзлексез эшләве таләп ителүен истә тоту мөһим. Боларны хәл итү турында уйларга кирәк», — ди ул.

Өч көнлек тавыш бирүне үткәрү күзәтүчеләрнең күп санда катнашуын таләп итте. «Бу кызыклы тәҗрибә. Минем өчен, яшь буын буларак, өч көнлек тавыш бирү кызыклы яңалык булды», — дип фикерләре белән уртаклашты «Бердәм Россия»нең «Яшь гвардия» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев. 

Барлык яңалыкларны исәпкә алып, сайлау процессы «үтә күренмәлерәк һәм ачыграк булырга тиеш», — дип фикерләре белән уртаклашты Казан инновация университетының Фәнни-тикшеренү институты директоры, философия фәннәре докторы, профессор Олег Агапов.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында күп көнлек тавыш бирү һәм республика Сайлау кодексындагы башка яңалыклар турында фикер алышырга планлаштыралар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100