news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлау участокларында хокук бозу очракларының берсе дә расланмаган

Бүген Татарстанда Дәүләт Советына һәм Җирле үзидарә советларына депутатлар сайлана.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Сайлау участокларындагы хокук бозу фактларының берсе дә расланмаган. Бу хакта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә урнашкан мәгълүмат үзәгендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Без социаль челтәрләрне дә, мәгълүмат чараларын да күзәтеп барабыз. Хокук бозу фактлары күренсә, оператив рәвештә гамәлләр кылабыз. Без кайбер хәбәрләргә Үзәк сайлау комиссиясе сайтында да реакциябезне күрсәттек инде. Социаль челтәрләр, мәгълүмат чараларыннан алынган күп фактлар расланылмый”, - диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

  • Бүген Татарстанда Дәүләт Советына һәм Җирле үзидарә советларына депутатлар сайлана. Республиканың иң югары закон чыгару органына - 100 депутат, ә Җирле үзидарә органнарына 198 депутат сайланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100