news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлау участоклары ачылган көнне 357 меңнән артык татарстанлы тавыш бирде

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза.

Сайлау участоклары ачылган көнне 357 меңнән артык татарстанлы тавыш бирде
татар-информ архивы

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең беренче көнендә 357 меңнән артык кеше участокларда булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«Кичә 357 599 кеше тавыш бирде. Бу яхшы күрсәткеч. Без үткәрелгән социологик тикшеренүләрне күрәбез, һәм экзитпол мәгълүматлары тавыш бирүнең актив баруын күрсәтә», — диде Андрей Кондратьев.

«Тавыш бирү тыныч уза, Татарстанда һәрвакыттагыча актив уза», — дип өстәде ул.

Кондратьев искә төшергәнчә, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү тагын алты көн дәвам итәчәк, ә участок комиссияләре 8.00-20.00 сәгатьләргә кадәр эшли.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен күчмә участоклар эшли башлады. Шулай ук участокларда дезинфекцияләүче келәмнәр һәм антисептиклар барлыкка килде, ә яшерен тавыш бирү өчен кабиналар алды ачык булачак. Тагын бер яңалык — тавыш бирүдә катнашучы паспортны сайлау комиссиясе әгъзасының кулына бирмәячәк.

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot