Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сайлау комитеты рәисе: Зәй районында сайлаучылар күп килде
Муниципаль берәмлектә 64 сайлау участогы эшли.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Зәй районында Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көне уза. 25 июньнән 30 июньгә кадәр тавыш бирергә өлгермәгәннәр бүген тавыш бирә. Бу хакта «Заинск-информ» хәбәр итә.
Иртәнге 8 сәгатьтән 64 участок ачылды: шәһәрдә — 24 һәм районда - 40. 20.00 сәгатьтә сайлаучылар өчен участоклар ябылачак, шуннан соң тавышларны саныйлар.
Зәй районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльмира Хуҗина бүген зур эш булачагы турында сөйләде — тавыш бирүнең җиде көненә тулысынча йомгак ясарга кирәк. Аның сүзләренчә, зәйлеләр актив тавыш бирә.
«Зәй районында сайлаучылар саны шәһәрдә дә, районда да югары», — диде Эльмира Хуҗина.
Ә сайлау участогына килә алмаган кеше үз тавышын өйдән бирү мөмкинлегеннән файдалана ала. Моның өчен гражданга үз сайлау участогына шалтыратырга һәм участокка шәхсән килә алмавы турында хәбәр итәргә кирәк.
«Бу очракта сайлау комиссиясе әгъзалары аның өенә Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәп киләчәк», — дип ачыклык кертте Эльмира Хуҗина.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз