Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сайлау комиссиясе: Конституциягә тавыш биргәндә балалар белән килмәскә киңәш итәбез
Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, тавыш бирү контактсыз булачак.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе татарстанлыларга балаларны РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүенең сайлау участогына алып бармаска киңәш итте. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Татарстанлыларның шундый традициясе бар: алар, гадәттә, гаиләләре белән тавыш бирергә килә. Әмма без балалар белән гомумроссия тавыш бирүенә килергә киңәш итмәс идек», — диде ул.
Аның сүзләренчә, коронавирус таралу ихтималы сәбәпле, тавыш бирү контактсыз булачак. «Үзәк сайлау комиссиясенең бурычы — тавыш бирүдә катнашучылар арасында элемтәләрне азайту. Мәсәлән, тавыш бирергә килгән кеше паспортын ачып күрсәтергә генә тиеш була», — дип аңлатып үтте Андрей Кондратьев.
«Моннан тыш, сайлау участокларында буфетлар эшләмәячәк, тавыш бирү тоткарлыксыз узачак. Тавыш бирүче үзе белән паспорт кына алырга тиеш була. Битлек, перчаткалар, антисептик һәм ручканы тавыш бирү урынында да алырга мөмкин», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз