news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлау кампаниясендә катнашучылар исемлеге 2нче августка әзер булырга тиеш

ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясендә катнашу һәм теркәлү өчен документлар сайлау комиссияләренә 24 июльдән дә соңга калмыйча тапшырыла.

Сайлау кампаниясендә катнашучылар исемлеге 2нче августка әзер булырга тиеш
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 24 май, Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2019 елның 8 сентябрендә узачак ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясендә катнашучылар исемлеге 2нче августка әзер булырга тиеш. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов Дәүләт Советы депутатларын сайлауга әзерлек буенча партияләрнең төбәк бүлекләре белән очрашуда шулай дип белдерде.

Ул закондагы үзгәрешләр буенча, кандидатлар исемлеге 30 көн эчендә төзелергә тиешлеген әйтте. “Бу Дәүләт Советы депутатларын сайлауда һәм муниципаль сайлауда да үзләрен тәкъдим итү өчен бердәм срок санала. Сайлау кампаниясендә катнашу һәм теркәлү өчен документлар сайлау комиссияләренә 2019 елның 24 июнендә кабул ителә башлый, 24 июльдән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Аннары ун көн дәвамында кандидатлар исемлеге төзелә. Сайлау комиссияләре сайлаучыларны тавыш бирүгә 11 көн алдан төзеп куйган булырга тиеш.

Сайлау фонды күләме партия өчен 50 млн сум, бер мандатлы округларда кандидатлар өчен 5 млн сум тәшкил итәчәк. Мидхәт Шаһиәхмәтов республикадагы сәяси партияләрнең барлык 53 төбәк бүлеге дә сайлауда катнашу хокукына ия булганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100