news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлау көнне “Минем сайлавым. Минем республикам” бәйрәм чаралары үткәрелү сәбәпле, парковка эше вакытлыча чикләнеп торачак

Физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнар исә “Казан-Арена” стадионы парковкасында транспортын калдыра ала

 (Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). 14 сентябрь - Россиядә бердәм сайлау, шул исәптән V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә “Минем сайлавым. Минем республикам” бәйрәм чаралары үткәрелә.

Шуның белән бәйле рәвештә, ул көнне көндезге 10нан төнге 10га кадәр “Казан-Арена” стадионы территориясендә парковка эше туктатылып торачак, дип хәбәр итә республика башкаласы мэриясе матбугат хезмәте.

Казанның ЮХИДИ бүлеге транспорт чараларын моның өчен каралган урыннарда гына - өченче транспорт дамбасына алмаш юлда, “Леруа Мерлен”, “Сфера”, “Мегастрой” сәүдә йортларының, Спортның су төрләре сарае һәм “Татнефть-Арена” боз сараеның парковкаларында калдырырга була. Шулай ук шәһәр буенча уңайлы һәм куркынычсыз хәрәкәт итү өчен шәһәр җәмәгать транспортыннан файдалану киңәш ителә. Физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен парковка “Казан-Арена” стадионы парковкасында булдырылачак, дип хәбәр итә шәһәрнең ЮХИДИ матбугат хезмәте. Бәйрәм үткәрү урынына кадәр махсус транспорт “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән һәм кире юнәлештә оештырыла.

Казанның Дәүләт автоинспекциясе автомобильчеләрне юл хәрәкәтен оештыруда кирәк булган үзгәрешләрне аңлап кабул итүне сорый һәм җәяүлеләр кичү урыннарында, кеше күп җыелган урыннарда аеруча игътибарлы булырга, әйләнеп узу юлларын сайлап, маршрутны алдан планлаштырырга киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100