news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлау көнне бер татарстанлыдан 105 мөрәҗәгать килеп ирешкән

Мөрәҗәгатьләр барысы да оператив рәвештә тикшерелгән, һәм хокук бозу очраклары ачыкланмаган.

(Казан, 20 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). 18 март көнне Россия Президентын сайлау вакытында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә 113 мөрәҗәгать килеп ирешкән. 
 
Бу хакта бүген Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова Үзәк сайлау комиссиясенең 22 нче утырышында хәбәр итте.
 
Аның сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең 105 е дә бер үк кешедән - Константин Кузиннан булган. Надежда Борисова әлеге мөрәҗәгатьләрнең 70е президентлыкка кандидатларның мәгълүмат плакатларына бәйле булуын да билгеләп үтте. 
 
Үзәк сайлау комиссиясе секретаре  сүзләренчә, килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр барысы да оператив рәвештә тикшерелгән, һәм хокук бозу очраклары ачыкланмаган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100