news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлау көнне башка участокта тавыш бирергә теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә

Алтынчы чакырылыш Татарстан парламентына сайлаулар Бердәм тавыш бирү көнендә – 8 сентябрьдә узачак.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Участок сайлау комиссияләре ТР Дәүләт Советына сайлауларда теркәлү урыны буенча түгел, ә яшәү урыны буенча тавыш бирергә теләгән татарстанлылардан гаризалар кабул итә башлады. Бу - сайлау көнне, мәсәлән, командировкага, дачага китүче кешеләр өчен үзләренең гражданлык бурычын үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.

«Сайлаучылар исемлегенә кертү турындагы гаризалар 8 сентябрьдә барлык 2 811 сайлау участогында да кабул ителә. Татарстанлылар теләсә кайсы участокта гариза тапшыра ала», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Зур шәһәрләрдә гаризалар сайлау участокларында эш көннәрендә – 9.00-18.00, ял көннәрендә (30 август – Республика көнен дә кертеп) 9.00-13.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаларны 4 сентябрьгә кадәр тапшырырга була. Үзең белән паспортыңны да алып килү таләп ителә. Сайлаучыга гариза бланкын участокта бирәчәкләр.

Участок сайлау комиссияләреннән тыш, мондый гаризаны Территориаль сайлау комиссияләрендә, Күпфункцияле үзәкләрдә, Россия дәүләт хезмәтләре порталында да тапшырырга мөмкин.

  • Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар Бердәм тавыш бирү көнендә – 8 сентябрьдә узачак. Республикада 2,9 миллионнан артык кеше тавыш бирү хокуына ия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100