news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлау көнендә Казанда транспортта бушлай йөрү һәм бәйрәм концерты оештырыла

Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар узачак.

Сайлау көнендә Казанда транспортта бушлай йөрү һәм бәйрәм концерты оештырыла

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген, 8 сентябрьдә, бөтен Татарстан буенча VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Казанда тавыш биргән һәр кешегә "Мин тавыш бирдем!/Я проголосовал" беләзеген бирәләр.

Кәгазь беләзек җир өсте җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирә. Моннан тыш, аның белән "Казан Арена" стадионы янында узачак концертны да карарга мөмкин булачак.

"Казан Арена" янында бәйрәм 14 сәгатьтә башлана. Анда спортның экстремаль төрләре буенча чыгышлар һәм киберспорт буенча ярышлар узачак. Төп сәхнәдә Татарстанның һәм Россиянең танылган музыкантлары – Гүзәл Уразова, ВИА "Волга-Волга", Дана Соколова, "Ночные снайперы" төркеме һәм Диана Арбенина, "Любэ" төркеме чыгыш ясаячак.

"Казан Арена" стадионы яныннан узып баручы җәмәгать транспорты маршрутларының эш вакыты 23.30 сәгатькә кадәр озайтылды.

  • 2019 елның 1 июленә Казанда 914 мең 348 сайлаучы исәпләнә. Шәһәр территориясендә 461 сайлау участогы оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100