Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты
30 октябрь — Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне. Илебез тарихында булган фаҗигале еллар, шул чор халкы һәм вакыйгалар турында кайгылы хәтер көне. Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республика халкына мөрәҗәгатендә шулай дип җиткерде.
«Сәяси сәбәпләр аркасында миллионлаган кеше массакүләм репрессияләргә дучар ителә. 28 томлы Татарстан Республикасының сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу китабыда 54 727 репрессияләнгәннәрнең исемнәре саклана, алардан «халык дошманы» тамгасы мәңгегә алынган.
Төрмә, лагерь, сөргеннәрдә, авыр шартларда да бу кешеләр үзләренең иң яхшы кешелек сыйфатларын, кешеләргә ышану һәм Ватанга мәхәббәтләрен саклап калганнар!
Безнең бурыч —һәр факт, кеше турында хәтерне саклау, бу истәлекне балаларыбыз һәм оныкларыбызга, аннан соңгы буыннарга тапшыру, тарихыбыз битләрендә ялганга юл куймау.
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә үткәрелә торган тематик чара һәм акцияләр хәтерне саклауга, яшь буынны Россия тарихынан мөһим тормыш сабаклары алырга өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Гаделсез гаепләүләрне кичереп тә, үзендә патриотизм, кешелеклелек һәм үз-үзенә хөрмәт хисен саклап калган һәркемгә озын гомер һәм яхшы сәламәтлек телим», — дип белдерә Ләйлә Фазлыева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз