news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәяси партияләр Рәис һәм депутатлар сайлауларына кандидатлар тәкъдим итә башлады

Сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре сайлауларга кандидатлар тәкъдим итү чараларын башлады. Ул 2025 елда Бердәм тавыш бирү көнендә узачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе белешмәләре буенча, Россиядә 23 сәяси партия теркәлгән, шулардан республикада 16 төбәк бүлекчәсе бар.

Хәзерге вакытка Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР һәм Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партияләреннән Татарстан Рәисе вазифасына кандидатлар тәкъдим итү турында хәбәрләр килде.

Шулай ук Мәләкәс бер мандатлы округы буенча Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауларда КПРФ, ЛДПР һәм «Яңа кешеләр» партиясеннән дә үз кандидатлары тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, республиканың территориаль сайлау комиссияләре «Бердәм Россия», «Яңа кешеләр» һәм «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен» партияләреннән муниципаль сайлауларда кандидатлар күрсәтү турында хәбәрләр алды.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, төбәкнең сайлау системасы кандидатлардан документлар кабул итәргә тулысынча әзер. Ул искәрткәнчә, Татарстан Рәисен сайлауда күрсәтү вакыты 11 июльдә 18:00 сәгатьтә тәмамлана, Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда – 10 июльдә, ә муниципаль сайлауларда күрсәтү вакыты сайлаулар уздыру турындагы карар басылып чыкканнан соң 30 көн тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot