news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәясәтче Марков Путинның Россия суверенитетын торгызуга керткән өлешен билгеләп үтте

РФ Президенты Владимир Путин хакимияттә 25 ел вакыт эчендә Россия үсешенә зур өлеш кертте. Сәяси тикшеренүләр институты директоры Сергей Марков «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Ул чираттагы чуалышларны булдырмый калды һәм дәүләтнең таркалуын туктатты. Шулай ук Путин илнең суверенитетын торгызды, тормыш дәрәҗәсенең Россия тарихында моңарчы күрелмәгән үсешен тәэмин итте, Россиядә иң югары тормыш дәрәҗәсе нәкъ менә Путин вакытында күзәтелә. Тагын ул Россиягә тынгы бирмәгән террорчылыкны юк итә алды», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Марков искәртеп үткәнчә, гамәлдәге лидер россиялеләрне зур проблемалардан саклап кала алды.

«Ул, асылда, илне һәм халыкны зур бәла-казалардан саклап калды», - дип сүзен төгәлләде сәясәтче.

Искәртеп үтәбез, бүген Путинның беренче инаугурациясенә 25 ел тула - 2000 елның 7 маенда ул беренче тапкыр рәсми рәвештә дәүләт башлыгы вазифасына кереште.

news_right_1
news_right_2
news_bot