Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәясәт белгече татарстанлыларның Миңнехановка ышанычы дәрәҗәсен бәяләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәктә халыкара легитимлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия, кешеләр аның эшенең нәтиҗәләрен иң югары дәрәҗәдә бәяли, дип саный сәясәт белгече, Сәяси мәгърифәт үзәге рәисе Иван Мезюхо.
Миңнеханов федераль үзәк белән дә, илнең төп сәяси фигуралары белән дә нык һәм конструктив мөнәсәбәтләр урнаштырган, дип белдерде «Татар-информ»га Мезюхо.
«Бүгенге көндә Миңнехановка альтернативалар юк дип әйтергә була. Аннан федераль сәяси элита да, төбәк бергәлеге дә канәгать. Кешеләр аның эшенең реаль нәтиҗәләрен күрә», - дип билгеләде эксперт.
Ул шулай ук ассызыклаганча, Татарстанның социаль-икътисади дәрәҗәдәге уңышлары югары бәяләнә, республика җитәкчелегенә карата уңай фикерләр әйтелә.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисен сайлауга кандидатурасын тәкъдим итү өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды.
Исегезгә төшерик, ТР Рәисен сайлаулар 14 сентябрьдә узачак. Республика лидерын сайлаудан тыш, бу көнне ТР Дәүләт Советына 18нче номерлы Мәләкәс сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар булачак һәм 7,6 меңнән артык муниципаль депутат сайланачак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, ЛДПР партиясенең Татарстан бүлеге үз кандидатурасын сайлаган һәм ТР Рәисен сайлауга сәяси партиянең төбәк бүлеге координаторы, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Йосыповны тәкъдим иткән. КПРФ партиясенең Татарстан бүлеге исә үз лидерының – Хафиз Миргалимовның кандидатурасын тәкъдим итте. Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе төбәк бүлеге идарәсе рәисе Виталий Смирновны тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов республиканы 2010 елдан бирле җитәкли. Ул 2010 елның 25 мартында ант бирде һәм рәсми рәвештә республика җитәкчесе вазифасына кереште. 2015 елда Миңнеханов тавыш бирүдә 94,4 процент тавыш җыеп, ышанычлы җиңү яулады. 2020 елда Владимир Путин аның янәдән сайлауга кандидатурасын тәкъдим итүен хуплады. Сайлаулар нәтиҗәләре нигезендә Миңнеханов 83,27 процент тавыш җыйды һәм республика лидеры вазифасын саклап калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз