Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәясәт белгече махсус операциянең ярты елдан соң тәмамлану мөмкинлеген бәяләде
Махсус операциянең алты айдан соң тәмамлануы икеле, әмма бу вакытка Россия үз территорияләренең зур өлешен азат итәргә өлгерәчәк. Хәрби сәясәт белгече, Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының сәяси анализ һәм социаль-психологик процесслар кафедрасы доценты Александр Перенджиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Элегрәк Америка Кушма Штатлары вице-президенты Джей Ди Вэнс якындагы ярты елда Украинадагы кораллы каршылыкны тәмамлап булачагына ышаныч белдергән иде.
«Махсус хәрби операция ярты елдан соң бетә дип әйтмәс идем, Европа берлеге илләреннән Украинага ярдәм килә әле. Әмма ярты елдан соң Россия безнең территорияләрнең зур өлешен азат итәчәк, шуңа күрә Украинадан Донбасс, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән гаскәрләрен чыгаруны таләп итүнең мәгънәсе булмаячак. Бәлки без буфер зоналарын да киңәйтербез. Низагны бетерү өчен күп нәрсә эшләнәчәк, әмма ул әле тәмамланмаячак», – дип саный агентлык әңгәмәдәше.
Ул шулай ук ярты елдан соң дөнья аренасында сизелерлек үзгәрешләр булачагына ышана.
«Бу вакытта Россиянең позициясе ныгыячак, ә менә икътисади һәм сәяси аспектта Европа берлегенең позициясе начараячак, мин Украина һәм дөньядагы вакыйгаларга йогынты турында әйтәм. Аларның барлык белдерүләренә дә карамастан, Европа берлеге көчсезләнәчәк, чөнки Европа икътисадында кризис дәрәҗәсе арта», – дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз